✨ТАНЫШУ ПОСТЫ✨ Көннән~көн язылучыларым арта бара.💕Рәхмәт минем белән булуыгыз, матур фикерләрегез, яхшы теләкләрегез өч
Көннән~көн язылучыларым арта бара.💕Рәхмәт минем белән булуыгыз, матур фикерләрегез, яхшы теләкләрегез өчен!
Үзем турында бераз мәгълүмат калдырып үтим әле. Исемем ~ Рәфисә. Сезне үз каналымда сәламләвемә бик шатмын!🙌 Жырларда җырланырдай гүзәл,челтерәп аккан чишмәләргә бай табигатьле Әгерҗе якларыннан🌲🌿 булам.
Балачагым туган авылым🌾- Кичкетаңда үтте.
2️⃣0️⃣ ел дәвамында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем, сабыйларның күңелле тормышының бер өлеше булдым дисәмдә ялгышмам.
Тормыш иптәшем Радик белән ике бала❤️ тәрбиялибез: улыбыз Райнурга 19, кызыбыз Зәринәгә 14 яшь.
Уземнең әни🩵авылда яши һәм без еш кына аның янына кунакка кайтабыз. Бергәләп бакча үстерәбез,🍒һәр эшне күмәк башкарабыз.
Иҗади кеше буларак, илһам мине беркайчан да ташламый.🙏 Нәкъ менә шуңа күрә, сезнең белән кызыклы табышлар, тәмле һәм үзенчәлекле ризык рецептлары, бакча мәшәкатьләре белән уртаклашу өчен Max та үз каналымны ачарга булдым🌈🫶
Безнең каналга кушылыгыз!🤗
Күңелем киң, барыгызны да көтеп калам🥰
Хөрмәт белән РӘФИСӘ🩶
Кай яклардан сәламнәр юллыйсыз, кайсы авыллар, шәһәр~төбәкләрдән карыйсыз икән безне, дуслар? Язып үтегез әле❤️