ДӨГЕЛЕ САЛАТ🍅🍅🍅рецебы сорап язганнар иде берничә язылучым "Әкият" салаты рецебын калдырам әле ☑️ КИРӘК: 🍡помидор ~ 1 к
"Әкият" салаты рецебын калдырам әле ☑️
КИРӘК:
🍡помидор ~ 1 кг
🍡суган ~ 1 кг
🍡болгар борычы ~ 1 кг
🍡кишер ~ 1 кг
🍡көнбагыш мае ~ 400 мл
🍡дөге ~ 3 стакан
🍡шикәр комы ~ 0,5 ст.
🍡тоз ~ тәменчә
🍡70%лы уксус эссенциясе ~ 1 чәй калагы
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
🌟Яшелчәләрне уртача зурлыкта турыйбыз.
🌟Көнбагыш маена кишер салып, 10 минут кыздырып алабыз. Суган өстәп тагын 10 мин пешерәбез (тушим). Болгар борычы ~ 10 мин, помидор ~ 10 минут пешерәбез.
🌟Аннан соң дөге салабыз, тоз, шикәр комы, кирәк дисәгез борыч, тәмләткечләр өстибез. Тагын 20 минут пешерәбез!
🌟5 минут кала уксус эссенциясе салабыз, болгатабыз.
🌟Стерильләштерелгән банкаларга ябабыз.
Салат әзер, ашка салырга да, болай ашарга да бик тәмле👍 студентлар өчен дә бер дигән!
Саклап куегыз📌
Рецепт ошаса🧡