ДОГАЛЫ ЙОРТ
ДОГАЛЫ ЙОРТ
3 059 подписчиков · @doga_islam
К каналу →
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән җәннәт һәм аның нигъмәтләре турында сөйләштек. –    Хәзрәт, кызганычка, кайберәүләр җәннәт турында әкият ул дип кенә әйтә. Нишләп ышанмыйлар икән …
Читать далее →
8 045
Реклама
Әти-әниеңә дога кыласыңмы? (Нинди дога укырга?) Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда – бу дөнья ях…
Читать далее →
7 940

Коръән хакы: Тимур хәзрәт Камаев белән әңгәмә

Коръән хакы

“Ирек” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев белән Коръән уку фазыйләтләре һәм аның хаклары турында сөйләшәбез.

– Хәзрәт, фарыз гамәлләрдән кала иң хәерле гыйбадәт ул кайсы?

– Һәр мөселман кешесе гыйлем алырга тиеш. Динебездә гыйлемнең чыганагы булып исә Аллаһы Тәгаләнең китабы Коръәни-Кәрим тора. Коръән иң камил Китап ул. Аның башка китаплардан бөеклеге Аллаһның бөтен мәхлукат дөньясыннан өстен булганлыгы кебек. Аңа тиң китаплар юк бу дөньяда, һәм аны уку да хәерле гамәл санала. Иң бөек дәрәҗәдәге кеше булырга телибез икән, Коръәнне укыйк.

– Мөселман кешесе өчен аның хаклары уку белән генә чикләнмидер...

– Укып кына калмыйча, аның белән гамәл кылырга һәм башкаларга да өйрәтергә тырышырга тиешбез. Әмма уку дигәндә, мәгънәсен аңлап уку мөһим. Тагын бер хакы – кайда гына булсак та, өйдәме, мәчеттәме, Коръәнне укыганнарын ишетәбез икән, аны тыңлау. Намаздан соң мәчеттә Коръән иң күбе ике минут укыла, әмма кайбер дин кардәшләребезнең сабырлыгы бетеп, тизрәк чыгып китү җаен карый.

Без бит белмибез, бәлки ул тормышыбызда соңгы тапкыр Коръәнне тыңлау булыр. Югыйсә изге китапны укыганда да, тыңлаганда да күңелләребез тынычлана, тормышыбызга бәрәкәт иңә.

Шулай ук «Фуссыйләт» сүрәсендә Раббыбыз Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә: «Әйт, Ул (Коръәни-Кәрим) иман китерүчеләргә һидаять вә шифа», – дип әйтә. Аның рухыбызга гына түгел, тәнебезгә дә шифасы бар. Пәйгамбәребезнең “Тирмизи” җыентыгында килгән бер хәдисендә: “Коръән укыган вакытта һәр хәреф саен бер изгелек язылыр, һәр изгелек өчен ун әҗер-савап бирелер.

Мин әйтмим «әлиф-ләм-мим» бер хәреф дип. «Әлиф» – бер хәреф, «ләм» – икенче, «мим» – өченче хәреф”, – диелә. Ягъни әлиф-ләм-мим дидең, утыз савап алдың. Ә тыңлаган кешегә бер хәрефе өчен бер савап языла. Димәк, мәчеттә Коръән тыңлап кына да үзегезгә савап алып кайтып китәсез. Гаҗәеп бит: намаз укыганга да, вәгазь тыңлаганга да, бер-беребезгә елмаеп сәлам биргәнгә дә, хәл сорашучыларга әлхәмделилләһ дип җавап биргәнгә дә савап языла. Болар барысы да мәңгелек тормышыбыз өчен әзерлек. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тагын бер хәдисендә: «Коръәнне укыгыз, чөнки кыямәт көнендә ул укучыларына шәфәгатьче булыр», – диелә (имам әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

– Намаз уку шулай ук Коръән уку булып саналамы?

– Коръән уку ул намазның бер рөкене, ягъни бер фарызы булып тора. Һәм аны укуның иң саваплы урыны да кыямда басып торганда укылганы.

– Хәзрәт, безгә Коръән уку өчен гарәп хәрефләрен өйрәнергә кирәк бит. Ә кемнеңдер ул туган теле. Шулай булгач, тырышлык куйган өчен савабы да күбрәк языламы?

– Әлбәттә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Коръәнне оста укучы белән илче фәрештәләр булыр. Ә кем инде Коръәнне тотлыгып, авырлык белән укыса, аңа ике әҗер булачак» (имам әл-Мөслим).

Өйрәнә башлаганда барыбыз да хаталана. Ансыз булмый. Әмма тырышканда, камил рәвештә укырга өйрәнергә була. Укый белү генә түгел, аның мәгънәсен дә аңларга тиешбез. Кызганыч, һәр намазыбызда “Фатиха” сүрәсен укыйбыз, тик мәгънәсен белмибез. Югыйсә аларны белергә һәм шулар нигезендә яшәргә кирәк безгә. Коръәннең тагын бер хакы – аны башкаларга да өйрәтү.

Аллаһның Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сезнең иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнүче һәм башкаларга өйрәтүче», – ди (Бухари). Өченчесе – Коръәнне яталу. “Фатиха”, “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләре белән генә чикләнмик. Кыямәт көнендә безгә укы диячәкләр. Сүрәләрне яттан күбрәк белгән саен, җәннәттәге дәрәҗәң шуның кадәр югары булачак. Бу өч көнлек дөньяда абруйлы кеше булу өчен тырышлык куябыз бит, ахирәтебезне дә кайгыртыйк. Аллаһы Тәгалә барчабызга да Коръәнне хәерле рәвештә укырга һәм фирдәвес җәннәтләренә ирешергә насыйп итсен.

Дилбәр Гарифуллина
ҮЗ ХӘЛЕҢНЕ ЯХШЫРТУ ӨЧЕН НИНДИ ДОГА КЫЛЫП БУЛА? Ә иң яхшысы күңелләрне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итә торган догадан башлау булыр: اللهم وفقني ان اعفو عن الكل و احب…
Читать далее →
8 041
Гомер буе “җитәкләп” йөри торган догалар бар Кайбер догаларны без кечкенәдән өйрәнеп үсәбез, кайберләрен тормыш көткәндә, төрле ситуацияләргә карап өйрәнәбез, ятлыйбы…
Читать далее →
7 895
Другие главы канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 03.10.2026
Аллаһның Расүле әйткән: “Кабер – буш дөнья түгел. Иманлы бәндә өчен ул җәннәт б…
👁 1 994 просмотров
Глава от 03.10.2026
https://max.ru/club44628293 Тормыш җилләренең Max төркеменә рәхим итегез. Сез б…
👁 2 478 просмотров
Глава от 02.10.2026
📚🖋️Расүлуллаһ ﷺ әйткән: «Кем дә булса вафат булган кешене юса, аның кырык зур г…
👁 6 032 просмотров
Глава от 01.10.2026
– Диндә хатын-кызларга алка тагарга ярыймы? – Исламда моның бернинди дә начарлыг…
👁 4 943 просмотров
Глава от 01.10.2026
Кадерлеләребез! Өлкәннәр көне белән! Сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле гомер, күңел …
👁 5 791 просмотров
Глава от 30.09.2026
Сорауларга «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.   – Үз…
👁 5 090 просмотров
Глава от 30.09.2026
Хәерле көннәр❤️ Сезгә матур, качественный постельный комплектлар, мендәрләр, од…
👁 4 943 просмотров
Глава от 29.09.2026
Ислам динендә пластик операция ясату рөхсәт ителәме? Үзеңнең йөз-кыяфәтеңнән кан…
👁 5 316 просмотров
Глава от 28.09.2026
Ислам диненә кагылышлы аз билгеле, әмма гаҗәеп фактлар👇 ✅Ислам календаре – ай к…
👁 6 120 просмотров

Популярные посты канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»

Нинди гыйбрәтле дөрес сүзләр🤲 Видео интернеттан.
👁 12 906 просмотров
Кыз баласы булганнар өчен көндәлек дога 🤲 Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Кызымны рәхмәтең белән урап ал, күңеленә …
👁 9 185 просмотров
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Улымны Үз рәхмәтең белән урап ал. Күңеленә ныклы иман, йөрәгенә изгелек, тормышына бә…
👁 9 016 просмотров
Кеше дүрт тапкыр «Йа, Раббым!» дип әйткәндә, Аллаһы Тәгалә аңа: «Мин сине тыңлыйм, и колым! Сора, сораганың бирелер!» - дип җавап бирер. До…
👁 9 010 просмотров
ӘССӘЛӘМҮ ГӘЛӘЙКҮМ ҮӘ РАХМӘТУЛЛААҺИ ҮӘ БӘРАКӘӘТҮҺ ҮӘ ДӘҮЛӘӘТҮҺ ҮӘ ҖӘННӘӘТҮҺ! 🤲 Аллаһ Раббыбыз бүләк итеп биргән бүгенге ҖОМГА көнебез кояшл…
👁 8 996 просмотров
Рәфилә Шәмсетдинова: "Балаларга хәерле теләкләр генә телик".
👁 8 575 просмотров
Ун ОЧРАКТА АЛЛАҺ ТӘГАЛӘНЕҢ РӘХМӘТ ФӘРЕШТӘЛӘРЕ ШУЛ КЕШЕЛӘР ӨЧЕН ИЗГЕ ДОГА КЫЛЫП ТОРАЛАР 1. Авыру кешенең хәлен белергә барганда яки зиярәт…
👁 8 559 просмотров
Кем ул мөселман? Мөселман дигәч күз алдыгызга нинди сурәт килә: намазлыкта утыручы, сәдака бирүче, дога кылучы кешеме? Ә Пәйгамбәребез мөсел…
👁 8 261 просмотров
РАББЫМ Рәхмәтемне дога итеп, Мин пышылдыйм күккә: Биргән кыйблаң, Тоткан кыйблам Тайпылмасын читкә. Раббым, Күңелдәге иман нуры Гел якт…
👁 8 212 просмотров
Кешеләрне үткәннәре өчен хөкем итәргә ашыкмагыз — сез әле үзегезнең киләчәгегезне белмисез. 🌀 Бу тормышта иң кыйммәтле сүз — кешегә тере …
👁 8 161 просмотров
Балаларны бәладән саклау өчен, һәркем укый ала торган дога👇🏻 Аллаһының Илчесе оныклары Хәсән һәм Хөсәенне яманлыктан саклау өчен, мондый …
👁 8 069 просмотров
Мәетне озатуда, күмүдә катнашу әдәпләре Мөселманны күмүдә башка мөселманнар да катнашырга тиеш. Шунлыктан мөселман, мәрхүмне белүен яки бел…
👁 8 054 просмотров
Әниләр догасы ❤️ Йә, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ах…
👁 8 048 просмотров
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән җәннәт һәм аның нигъмәтләре турында сөйләштек. –    Хәзрәт, кызганычка, кайберәүләр җәннәт турында әкият у…
👁 8 045 просмотров
ҮЗ ХӘЛЕҢНЕ ЯХШЫРТУ ӨЧЕН НИНДИ ДОГА КЫЛЫП БУЛА? Ә иң яхшысы күңелләрне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итә торган догадан башлау бул…
👁 8 041 просмотров
БАЛА МӘКТӘПКӘ БАРГАНДА УКЫРГА МӨМКИН БУЛГАН ДОГАЛАР (хәерле акыл-белем алу өчен) ربّ يسّر ولا تعسّر ربّ تمّم بالخير 🤲🏻 Рабби йәссир уа ләә т…
👁 8 000 просмотров
سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ أَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلا أَنْتَ أَسْتَغْفِرُكَ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ Сүбхәнәкә Аллаһүммә вә бихәмдикә,…
👁 7 956 просмотров
Әти-әниеңә дога кыласыңмы? (Нинди дога укырга?) Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-ән…
👁 7 940 просмотров
Пәйгамбәребез ﷺ: “Төпләнәсе йортыңда яман күршедән Аллаһыга сыен(саклавын сора), чөнки юлдагы күршедән китеп була”,- дигән (ән-Нәсәи риваяте…
👁 7 920 просмотров
Авыр кайгы сулышларга капкан чакта, «Әни!» диеп яшь аралаш илерәбез. Аянычта таянычсыз калган көндә Әткәйләрнең бер сүзенә тилмерәбез. Дога…
👁 7 913 просмотров

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@otkrytki_i_pozdravlenia
🌷 Открытки
открытки с днем рождения Купить рекламу в канале — s.marketly.ru/kvG5UKuz https://okmx.ru/MNGmedia Заявка в РКН № 8176903717
👥 362 626 · +3 668/7д
@shulginchik_nik
НИКИТА ШУЛЬГИН
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 313 951 · +7 296/7д
@petrovchanka_lera
@petrovchanka_lera
Ребят привет , спасибо что вы со мной PR https://t.me/g_a_sergevna (внимательно вводите ник) ВК https://vk.com/petrovchanka_lera Мое производство: https://petr
👥 313 269 · +4 392/7д
@glent
Глент
Йоу, я создал
👥 311 023 · +5 577/7д
@sonya_safarova
Соня Сафарова
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 310 855 · -138/7д
@public217238185
Zлой Пруф
Никого не жалко, никого! Реклама: https://clck.ru/3RcH8U Мария https://clck.ru/3QrWzS Кристина
👥 305 671 · +2 296/7д
🏷 Темы и теги
#семейные ценности #воспитание детей #духовное развитие #исламские наставления #татарская культура #домашний очаг #Разное
📋 О канале ДОГАЛЫ ЙОРТ
Догалы йорт — уютный уголок для тех, кто ценит семейные ценности и традиции. Здесь вы найдете вдохновение для воспитания детей, советы по созданию домашнего очага и духовному развитию. Присоединяйтесь к сообществу, где каждый день наполнен теплом и мудростью.
🔍 Архив всех постов Макс
Поиск по 17,495,632 постам из 204,148 каналов
Подключить за 490 ₽/мес →
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
📊 Аналитика канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
➕
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.