Кешеләрне үткәннәре өчен хөкем итәргә ашыкмагыз — сез әле үзегезнең киләчәгегезне белмисез.
🌀 Бу тормышта иң кыйммәтле сүз — кешегә тере чагында әйтелгән җылы сүз.
🌀 Акчасы күп кеше бәхетле түгел – баласы сау кеше бәхетле.
🌀 Әйткән сүзләр өчен кайчак үкендерә. Шуңа әйтми калган сүзләр өчен үкенмәгез.
🌀 Синең арттан һәрвакыт өчәү күзәтә: югарыдан — Аллаһ, эчтән — намус, тыштан — кешеләр...
🌀 Синең турыда яхшы, ә башкалар турында начар сөйләгән кешегә ышанма.
🌀 Рәхмәтле булып яши белгән кешенең догасы бары ике сүздән тора — «Аллаһка шөкер!» (Әлхәмдүлилләһ).
🌀 Матурлык игътибарны, изгелек йөрәкне яулый.
🌀 Бүләк ит һәм оныт! Ал һәм исеңдә тот!
🌀 Аллаһны үзеңә яхшы чакта искә ал — ул сиңа авыр чакта сине исенә төшерер.
🌀 Кемгәдер начар була башлагансыз икән, димәк, ул кеше өчен сез күп яхшылык эшләгәнсез.
🌀 Кемгәдер күңелегезне бушатырдан алда аның "савыты" тишек түгелме икәненә ышанып алыгыз.
🌀 Бу дөньядан үзең белән бернәрсәне дә алып китеп булмый. Ләкин үзеңнән соң нәрсәдер йә кемнедер калдырырга була.
Рәфилә Шәмсетдинова блогыннан