БАЛА МӘКТӘПКӘ БАРГАНДА УКЫРГА МӨМКИН БУЛГАН ДОГАЛАР (хәерле акыл-белем алу өчен) ربّ يسّر ولا تعسّر ربّ تمّم بالخير 🤲🏻 Р
ربّ يسّر ولا تعسّر ربّ تمّم بالخير
🤲🏻 Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр.
Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит.
رَّبِّ زِدْنِي عِلْمًا
🤲🏻 Рабби зиднии гыйлмән.
И, Раббым! Гыйлемемне арттыр.
اللَّهُمَّ انْفَعْنَا بِمَا عَلَّمْتَنَا وَعَلِّمْنَا مَا يَنْفَعُنَا وَزِدْنِي عِلْمًا
🤲🏻 Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән.
Йа, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде.
رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي يَفْقَهُوا قَوْلِي
🤲🏻 Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии.
И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш.
Әәмиин🤲🤲🤲