Гомер буе җитәкләп йөри торган догалар
Кайбер догаларны без кечкенәдән өйрәнеп үсәбез, кайберләрен тормыш көткәндә, төрле ситуацияләргә карап өйрәнәбез, ятлыйбыз, ә билгеле бер төрле догаларны “башыбызга төшкәч” кылып йөри торган булабыз.
Шундый догалар була: алар гомер буе безне “җитәкләп” йөри. Укырга кергәндә, имтихан тотканда, юлга чыкканда, эшкә урнашканда, йорт алганда, балабызны озатканда, кыен очракларда калганда, авырганда, курыкканда, хәерлесен сораганда һәм башка бик күп очракларда телебезгә дога сүзләре килә.
Доганы ихтыярсыз рәвештә кабатлап, бөтен өмет бары Раббыбызда гына икәнен таныган мизгелләре күп була адәм баласының. Нәкъ шундый мизгелләрдә үзенең нинди зәгыйфь һәм мохтаҗ икәнен аңлый да инде ул. Нәкъ шундый вакытта телләребез, күңелебез беркая да язылмаган ялварулы дога сүзләрен кат-кат пышылдый. Һәм Аллаһның рәхмәте, шәфкате белән нәкъ шул догалар кабул була да, чөнки Яратучыбыз Коръәндә: “Без аңа муен тамырларыннан да якынрак”, – дип әйтә (“Каф”, 50:16).
Доганың көче гаҗәеп, әмма бу көчнең тәэсирен тояр өчен, аны ихластан, кабул булуына ышанып кылу мөһим. Ә ихласлыкны саклап калып, адашмас, югалмас өчен, бер генә мизгелгә дә Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзмәү кирәктер.
Пәйгамбәребез хәдисендә шундый күркәм дога үрнәге китерелә.
Укылышы: “Аллааһүммә рахмәтәкә әрҗүү фәләә тәкилнии иләә нәфсии тарфәтә гайнин вә әсълих лии шә’нии күлләһү ләә иләәһә иллә әнтә. Йәә хәййү йәә каййүүмү бирахмәтикә әстәгыысү” (“с” хәрефе сакау итеп укыла – ред.).
Мәгънәсе: “Йә, Аллаһ, мин Синең рәхмәтеңне генә өмет итәм, мине бер мизгелгә дә үземә генә ялгыз калдырмасаң иде. Минем бөтен эшләремне төзек кылсаң иде. Синнән башка Илаһ юк, әй Тере, әй бөтен нәрсәне Тотып торучы, Синең рәхмәтеңне сорыйм!” (Әбү Давыд, 2:694; Әт-Тирмизи, 2:192).
Айсылу Юлдашева