Ислам динендә пластик операция ясату рөхсәт ителәме?
«Әхмәдзәки» мәчете имам-хатыйбы, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков белән әлеге сорауларга җаваплар эзләдек.
– Хәзрәт, динебез пластик операция ясатуга ничек карый?
– Гомумән алганда, җитди сәбәп булмыйча, кешенең Аллаһ биргән тышкы кыяфәтен үзгәртү ислам динендә рөхсәт ителми. Ләкин аерым очракларда ул мөмкин. Әйтик, кешенең тумыштан ук колагы яки тәненең башка берәр өлеше юк ди яисә берәр әгъзасы дөрес формалашмаган булса, операция ярдәмендә бу кимчелекне төзәтеп, кыяфәтен гадәти, табигый хәлгә китереп була икән, мондый операцияне ясатуны динебез тыймый.
Шулай ук янгын, юл һәлакәте, башка төрле җәрәхәт яки авыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән кимчелекләрне төзәтү дә рөхсәт ителә. Бу очракларда кешенең максаты кыяфәтен үзе теләгәнгә үзгәртү түгел, нибары тумыштан килгән яки соңрак барлыкка килгән кимчелекне төзәтү. Шуңа күрә мондый операцияне ясатырга ярый рөхсәт ителә.
– Ә үзеңнең йөз-кыяфәтеңнән канәгать булмау гөнаһмы?
– Аллаһ биргән тышкы кыяфәттән канәгать булмавыңны ачыктан-ачык белдерү – гөнаһ. Берәр үзенчәлек аркасында борчылу ул – бер нәрсә. Ә даими зарлану, үз кыяфәтеңне кабул итмәү һәм аны ничек кенә булса да үзгәртергә тырышу – икенче мәсьәлә. Еш кына проблема кешенең тышкы кыяфәтендә түгел, ә аның эчке халәтендә була. Хәтта кыяфәте бөтенләй гадәти һәм күркәм булган кешенең дә, мода, социаль челтәрләр яки башкаларның фикере тәэсирендә, үзен ямьсез дип саный башлавы бар.
Ул исә төрле комплексларга, психологик проблемаларга, кешеләр фикеренә артык бәйле булуга китерергә мөмкин.
Матурлык турындагы карашлар даими үзгәреп тора. Бер чорда нечкә кашлар матур дип саналса, икенче чорда калын кашлар модага керә.
Туры чәчле кеше бөдрә чәч тели, ә бөдрә чәчле кеше чәчен турайтасы килә. Буе кыскарак кеше озынрак булсаң иде дип хыяллана, ә бик озын буйлы кеше үз буеннан оялырга мөмкин. Шуңа күрә күңел тынычлыгын һәрвакыт үзгәреп торган матурлык үлчәмнәренә бәйләргә ярамый.
Шуны да аңлау мөһим: тышкы кыяфәт кеше өчен сынау да булып тора. Хәтта бик күркәм булу да кайвакыт авыррак сынауга әйләнә. Матур кешегә башкалар күп игътибар бирә. Ул кешеләрнең соклануына һәм мактавына күнегергә, аларның игътибарына бәйле булып калырга мөмкин. Нәтиҗәдә Аллаһка итагать итү, Аңа буйсыну һәм яхшы холыклы булу кебек мөһимрәк нәрсәләр онытыла.
Матурлык та мәңгелек түгел. Яшь барган саен, кешенең тышкы кыяфәте табигый рәвештә үзгәрә. Әмма кайбер кешеләргә бу үзгәрешләрне кабул итү авыр була, һәм алар элекке кыяфәтләрен ничек кенә булса да саклап калырга тырыша. Кайвакыт аның нәтиҗәсе ясалма булып күренә һәм кеше турында тагын да күбрәк сөйләшүгә сәбәп була. Һәр яшьне тыныч кабул итү һәм гомернең һәр чорының үз үзенчәлекләре барлыгын аңлау күпкә лаеклырак.
Ислам кешенең үз-үзен карарга, чиста һәм пөхтә йөрергә, яхшы күренергә омтылуын тыймый. Ләкин тышкы кыяфәтне тормышның иң төп кыйммәтенә әйләндерергә ярамый. Кеше бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Матурлык та, яшьлек тә, бу дөньядагы бөтен нәрсә дә вакытлыча. Шуңа күрә бу сынауны Аллаһка шөкер итеп, лаеклы рәвештә үтәргә кирәк.
Дилбәр Гарифуллина