Хөрмәтле дин кардәшләр!
Кама Тамагы районының Олы Кариле авылы мәчете электр энергиясе белән җылытыла. Салкын айларда, бигрәк тә кыш көннәрендә җылылык җитми, мәчет бинасы салкын була. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен мәчеткә газ кертү эше башлап җибәрелде.
Тик бу зур чыгымнар таләп итә торган эш. Документлар жыю гына да бик зур сумма сорый. Мәчетнең аерым иганәчеләре юк, ул бары тик сәдака акчасына гына яши. Электр белән җылыту үзе дә кыйбатка төшә. Тик газ кертү эшен сәдака акчасына гына ахырга кадәр башкарып чыгу мөмкин булмаячак. Шул уңайдан, ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итәбез.
"Халык төкерсә - күл була", дигәндәй, бу саваплы эшкә булдыра алганча үз өлешегезне кертсәгез, Аллаһ Тәгалә ярдәме белән салкыннар житкәнче бу эшне башкарып та чыга алыр идек, ИншәАллаһ.
Ярдәмне түбәндәге исап-хисап счетына күчереп булачак:
Банк: ПАО «АК БАРС» БАНК
БИК: 049205805
Корр.счет: 30101810000000000805
Расчетный счет: 30232810600192250001
Гараев Илгам Гусманович ( Имам-хатыб), телефон номеры: 89061194758 (номер карта белән бәйләнгән)
Искәрмә: Банк картаны ябып куймасын өчен “ПОМОЩЬ” яки ”БЛАГОТВОРИТЕЛЬНОСТЬ” дип язуыгыз сорала)
Аллаһ Тәгалә сездән разый булсын, авылыбыз мәчете ишекләре ачык булып, авылыбыз өстендә моңлы Азан тавышы һәрчак яңгырап торсын иде!
Хөрмәт белән, Олы Кариле авылы мәчете мәхәлләсе.