Бер туганның икенчесе алдында нинди хаклары бар?
– Алар – дүртәү. Аның беренчесе – сәламләшү. Телефоннан сәлам җибәрү, хәл белешү өчен бер минут вакыт кирәк. Икенчесе – зыян салмау. Пәйгамбәребезнең, туганыңа зыян салсаң, ул бик тиз арада үзеңә кайта, дигән хәдисе бар.
Өченчесе – туганыңа мөмкин кадәр ярдәм итү. Гошер сәдакасы, зәкят бирү бар. Аларны бирергә кеше эзләгәндә, иң беренче үз туганнарың арасыннан барларга кирәк. Туганнарың арасында сәдакага мохтаҗ кешең юкмы?
Ә дүртенче хак – иң авыры – кичерә белү. Моның дәлиле – Коръәннең «Нур» сүрәсенең 22нче аяте. Галимнәр, үтәү өчен иң авыр аять, ди аны. Намазны да укырга, ураза да тотарга була. 200әр мең сум түләп, 50 градус эсседә хаҗ кылырга барабыз, ә менә абый-апаның авыр сүзен күтәрә алмыйбыз.
Моның кыйссасы да бар. Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшәнең әтисе Әбүбәкер аның иң якын дусты да була. Әбүбәкер үзе бай сәүдәгәр, ә бертуган абыйсы фәкыйрь була. Әбүбәкер аңа гел ярдәм итә. Бервакыт Пәйгамбәр походка бара, үзе белән Гайшәне дә ала. Аны чаршау белән капланган носилкага охшаш әйбердә дүрт кеше күтәреп бара. Походтан төнлә белән кире кайтканда, Гайшә комган алып тау астына китә. Гайшә бик кечкенә, җиңел була. Шуңа да юлдашлары аны килеп утырган дип белеп, носилканы күтәреп, юлга кузгалалар. Ә Гайшә туктаган җирдә кала. Пәйгамбәр походка чыкканда, бер кешене күзәтеп кайтыр өчен артка калдыра торган була. Әлеге өйләнмәгән яшь егет Гайшәне күрә дә атына утыртып алып кайта. Таң атканда кайтып керәләр. Шуннан сүз тарала. Гайшә төшеп калып, кемне көткән, яшь егет белән нишләп йөргәннәр – шикләре бик зур була. Гайбәт сөйләүчеләрнең берсе – Гайшәнең әтисе Әбүбәкернең фәкыйрь абыйсы.
Гайшә озак елый, шаһитлар юк, кешеләр сөйли, Пәйгамбәргә дә бернинди аять килми. Бер айдан соң гына аңа «Нур» сүрәсе иңә. Шуның 18нче аятендә Аллаһы Тәгалә Гайшәне аклый. Шуннан Әбүбәкер абыйсы янына бара, мин сиңа күпме ярдәм иттем, ә син кызым турында гайбәт саттың, Аллаһ белән ант итәм, өеңә башка аяк та басмыйм, дип чыгып китә.
Шуннан Рәсүлебез аңа, тагын бер аять иңде, ди. Мал-мөлкәте булганнарыгыз, туганнарына барып, Аллаһы Тәгалә белән ант итәм башка сиңа аяк басмаска дип әйтмәгез, гафу итегез, диелә бу аятьтә. Шуннан Әбүбәкер кире борыла һәм туганыннан гафу үтенә. Моны фәкать Аллаһны үзенең нәфесеннән артык яраткан кеше генә эшли ала. Ә без һәрберебез үзен дөрес дип саный, кемнеңдер иң беренче булып килеп гафу үтенүен көтәбез. Нинди генә булса да, туганыңны кичерә белергә кирәк.
Дилбәр Гарифуллина
(Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмәдән)