БИК АВЫР ХӘЛГӘ ТӨШКӘНДӘ, КАТЫ КУРЫККАНДА ЯКИ ҮЛЕМ ЯНАГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ЗИКЕР-ДОГА Ләә иләәһә илләЛлааһүл Хәлиимүл Кәр
ЯКИ ҮЛЕМ ЯНАГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ЗИКЕР-ДОГА
Ләә иләәһә илләЛлааһүл Хәлиимүл Кәриим...
СүбехәәнәЛлаһи Раббиль гаршиль Газыйм...
Әлхәмдү лилләәһи Раббиль гәәләмиин...
Тәрҗемәсе:
ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺҮ – Юк бернинди илаһ Аллаһтан башка.
ХӘЛИИМҮ – “Гөнаһларны ярлыкап, газаплардан аралаучы” дигән мәгънәне белдерүче Аллаһ исеме.
КӘРИИМ – “Мәрхәмәте чиксез булган юмартлык иясе” дигән мәгънәне белдерүче Аллаһ исеме.
СҮБЕХӘӘНӘЛЛАҺИ – кимчелекләрдән пакь булган Аллаһ.
РАББИЛЬ ГАРШИЛЬ ГАЗЫЙМ – олуг тәхет Раббысы.
ӘЛХӘМДҮ ЛИЛЛӘҺИ РАББИЛЬ ГӘӘЛӘМИИН – барча гәләмнәрнең Раббысы булган Аллаһка мактау.
===========
Әгәр бик кыен хәлгә төшсәң, зур сынау килсә яки үлем янап шушы мәлнең гомереңнең ахыргы мизгелләре булуын тойсаң, шушы сүзләрне искә төшереп, аларны Бер Аллаһка тәвәккәләп һәм Аның олуг Рәхмәтенә өметләнеп әйтергә кирәк һәм Аллаһы Тәгалә ярдәм итәчәк...
===========
Чыганак: “Әл-Мүсаннәф”, Габдуллаһ ибне Җәгъфардан Ибне Әбү Шәйб (Аллаһ алардан разый булсын) тапшырган риваятьтән.
Ришат Курамшин