Һичшиксез, без иң беренче Аллаһка рәхмәтле булырга бурычлыбыз.
Шуңа иртә белән уянып, яңа көнгә аяк баскач та, бу бүләк өчен Раббыбызга рәхмәтебезне белдерергә кирәк. Ничек итепме? «Әлхәмдү лилләһил-ләзи әхйәнә бәгъдә мә әмәтәнә үә иләйһин-нүшүр», – дип зекер әйтеп. Ягъни «Безне үле кылганнан соң терелткән Аллаһка барча мактаулар булсын, һәм кире терелеп Кыямәттә җыелуыбыз да – Аңа», – дип (Бохари һәм Мөслим риваяте).
Кемдер кичтән йокларга яткан җиреннән уянмый да бит. Йә йөрәге туктый, яки тромб өзелгән була. Бер танышымның 14 яшьлек малае да йоклаганда йөрәге туктап, Аллаһ хозурына күчте. Тормышта мондый мисаллар адым саен.
Шуңа да югарыда китерелгән шушы зекерне хәтеребездә калдырып, йокыдан уянгач та, һәр яңа көнебезне Раббыбызга шөкер итүдән башлыйк. Шулай ук, нинди генә эшне тәмамласак та, «әлхәмдү лилләһ» («Аллаһка барча мактаулар булсын») дигән сүз белән, Аллаһка шөкер итәргә онытмыйк.
Эш урыныбызга әйбәт кенә барып җиттекме, яки төшке ашны тәмамладыкмы, яисә өебезгә исән-сау гына кайтып кердекме, һәрчак «әлхәмдү лилләһ» дип, рәхмәтебезне әйтеп куйыйк.
Раил Фәйзрахманов вәгазеннән