Сәҗдәдәге дога Сәҗдәгә киткәндә, күңелегездә булган бар нәрсәне Аллаһка сөйләгез. Әйтә алмаган сүзләрегезне дә, йөрәг
Сәҗдәгә киткәндә, күңелегездә булган бар нәрсәне Аллаһка сөйләгез. Әйтә алмаган сүзләрегезне дә, йөрәгегездә яшергән кайгыларыгызны да, иң зур хыялларыгызны да Аңа тапшырыгыз.
Дога кылганда Аның алдында үзегезнең мохтаҗ булуыгызны тоеп, ихластан ялварыгыз. Күзләрегезгә яшь килсә — тыеп тормагыз. Чөнки сезне барлыкка китергән Раббыгыз йөрәгегезнең иң тирән җирендә булганны да белә.
Догада матур сүзләр эзләп, нәрсә әйтергә кирәклеген уйлап тормагыз. Аллаһ сезнең телегезне дә, күңелегезне дә белә. Кайсы телдә сөйләшүегез мөһим түгел — Ул йөрәктән чыккан доганы ишетә.
Сез: «Минем хәлеңне беркем дә аңламый», — дип уйлаган мизгелдә дә, Аллаһ сезгә якын. Сезнең бер генә күз яшегез дә, бер генә эчке кичерешегез дә Аңа билгесез түгел.
Кайвакыт догага җавап без көткән вакытта килми. Ләкин бу — Аллаһ ишетмәде дигән сүз түгел. Аңа таяныгыз, сабыр итегез һәм соравыгызны дәвам итегез. Чөнки чын күңелдән кылынган дога беркайчан да югалмый.
Сәҗдә — күңелнең Раббысына иң якын булган мизгеле.
Шул мизгелдә йөрәгегездә булганның барысын да Аңа тапшырыгыз. 🤲🏻
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин
Догалы йорт