ТОРМЫШ ШУНДЫЙ...
Тормыш шундый, диеп куябыз да,
Күп вакытта башны иябез.
Гадәт белән "шашып" яратабыз,
Гадәт белән "янып" сөябез.
Гадәт белән генә хатын аерабыз,
Гел гадәти туйлар ясыйбыз.
Гадәт белән соңырак уйланабыз -
Шул ук гадәт, башны кашыйбыз.
Күнегелә шулай юк-бар гадәтләр,
Тормыш барышына әйләнә.
Гадәт белән юк ызгышы чыгып,
Юкка-барга барып бәйләнә.
Тормыш шундый, диеп уфтаныла,
Кабат-кабат кертеп гадәткә,
Ничек барын кабул итәбез дә,
Үзгәртергә юк бит теләк тә.
Тормыш шундый. Гөнаһ кылабыз,
Үзебезне генә үзебез кичереп,
Елмаербыз азак, көләрбез дә әле,
Гадәт белән искә төшереп.
Тормыш шундый. Гадәтләнеп бара,
Башкаларны шуңа кыстыйбыз,
Тормыш шундый. Янып яшәмибез.
Чи агачтай сөрсеп пыскыйбыз.
Рамзис Мишәр.
__________
Икенче авторнын шигырен укыгыз.