Дога кабул булу өчен нишләргә?
АЛЛАҺ ТӘГАЛӘ КЫЛГАН ДОГАЛАРЫБЫЗНЫ КАБУЛ ИТСЕН ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
☝Кабул булуын теләсәгез:
✅ Һәр вакытта да хәләл ризык белән тукланыгыз
✅ Хәләл юл белән генә эшләп тапкан малыгыздан файдаланыгыз
✅ Барлык гөнаһлардан да сакланыгыз, сакланырга тырышыгыз
✅ Динебездә Аллаһ Тәгаләнең әмер иткән фарыз гыйбәдәтләрен, гамәлләрен үтәгез
✅ Дога кылыр алдыннан, кыйбла тарафына юнәлеп, Аллаһы Тәгаләгә мактау, зикер сүзләрен әйтергә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.гә салаватларыбызны белдерергә кирәк, кылган гөнаһларыбызга тәүбә итәргә һәм шунда гына үтенечебезне Аллаһ Тәгаләгә юлларга кирәк.
❤ОНЫТМАГЫЗ‼️
Дога авырлыклар, чирләр, кайгы- хәсрәтләр, бәла-казалар килгәндә генә кылынмый. Шатлыклы вакытта да догада булып, Аллаһыга рәхмәтләребезне зикерләребезне әйтеп торыйк.🤲
Чыганак: Рөстәм хәзрәт Гәрәев - Биккол авылы мәчете.