Филләр турында кызыклы фактлар
1⃣. Филләрнең гомер озынлыгы 70 ел. Яхшы тәрбия булса,80 яшькә дә җитә икән.
Аларның биеклеге – 4 метрга, озынлыгы – 7,5 метрга, ә авырлыгы 7 тоннага кадәр җитәргә мөмкин.
2⃣. Ике төре генә сакланып калган – Африка һәм Һиндстан филләре. Кайчандыр, 40 төре булган.
3⃣. Филнең хортумы (хобот) 40 000 мускулдан тора.
4⃣. Филнең зур колаклары организмны кондиционер кебек суыта. Аңа колагындагы кан тамырлары аша җылылык килә. Һава әйләнешен тизләтү өчен филләр һәрвакыт колакларын секлетеп торалар.
5⃣. Фил көненә 300 килограмм ризык ашый һәм 200 литрга кадәр су эчә ала.
6⃣. Филләрнең йөклелек чоры 22 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Фил баласы туганда 100 килограммга җитә.
7⃣. Африка филләре баскан килеш кенә йоклыйлар.
8⃣. Филне 60лап командага өйрәтеп була. Алар музыка һәм рәсем белән шөгыльләнергә дә сәләтле.
9⃣. Филләр юкка чыгарга мөмкин. Сәбәбе – сөягенең кыйммәт булуында. Алар “Кызыл китап”ка кертелгән.
Бу мәгълүматлар сезгә ошаса, ❤ басыгыз.