Шайтан таягы: панкреатиттан файдалы үсемлек
Бу үсемлек үзендәге файдалы матдәләрнең аеруча күп булуы белән аерылып тора.
👍Дәвалану өчен шайтан таягының чәчәкләре, орлыклары, яфраклары һәм тамыры кулланыла. Әлеге үсемлекнең чәчәкләрен – июнь-июль айларында, орлыкларын – август уртасыннан октябрь башына кадәр, ә яфраклары белән тамырларын октябрьдә җыярга мөмкин.
🌸Шайтан таягының чәчәкләрен киптереп һәм ваклап чәй итеп эчәләр. Мондый эчемлек бронхит, күрем вакытындагы авыртулардан котылу өчен кулланыла. Шулай ук мондый чәй сидек юллары белән бәйле авыруларны дәваларга да сәләтле. Шайтан таягының орлыкларын, тартып, он рәвешенә китерәләр. Мондый он бавыр эшчәнлеген яхшырта, үт куыгыннан үт бүленеп чыгу процессын җиңеләйтә, аяклардагы кан тамырлары белән бәйле авыруларны дәвалый.
Шайтан таягы тамырыннан ясалган төнәтмә исә эч киткәндә, көзән җыерганда, онкология авыруларыннан да кулланыла.
👍Ул йокысызлыктан интегүчеләр өчен дә бик файдалы.