Өйләребездә үзебез белән эт яки песи тотарга ярыймы?
Бу сорауга Биккол авылы мәчетеннән Рөстәм хәзрәт Гәрәев җавап бирә.
– Үзебез яшәгән өй эчендә ЭТ АСРАУНЫ динебез рөхсәт итми, чөнки аның йоны һәм селәгәе Ислам буенче нәҗес булып санала.
🐶Эт селәгәе намаз уку урынына, киемнәргә тигән очракта, бу урында намаз уку, әлеге киемнәр белән намаз уку гыйбадәт кылу дөрес булмый.
🤲Расүлебез Мөхәммәд сәләллаһи гәләйһи вә сәлләм: «Эт булган йортка Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт фәрештәләре кермәс», - дип әйткән.
Әмма, бу этләрне асрау гомумән тыелган гамәл дигән сүз түгел, билгеле.
🐶Этләрне сарайда, ишек алдында тотудан, аларны асраудан бернинди дә начарлык юк...
🔻🔻🔻🔻🔻🔻
🐱Өйләрендә ПЕСИ тотарга теләүчеләрнең эшләре җиңелрәк: әлеге хайваннарны бернинди тыюларсыз өйдә дә, абзарда да асрарга мөмкин.
Сез ӨЕГЕЗДӘ нинди хайваннар асрыйсыз?
❤ - песи
😐 - эт
👍 - эт тә, песи дә юк
🤣 - эт һәм песи асрыйбыз