Гомерем буе үкенеп яшәдем: Алия Солтан шигыре
Яшьлектә кавышкан парларга мин,
Карыймын да, көнләшеп куям.
Мин үзем дә шулай идем лә бит,
Уйларымнан азак тыелам...
Ялгышулар, ашыгулар белән,
Кызу холык белән яшәлде.
Рәхәт чаклары булмады түгел,
Әммә күбрәк күзләр яшьләнде..
Сабыр канатларын сындырганмын,
Мин үзем гаепле барсына.
Үткән гомерләрне уйлап кайчан,
Йөрәк үкенечтән ярсына...
Тормыш булгач, төрле чагы була,
Күп нәрсәне булган йотасы.
Сабырлыгың булганда гына бит,
Бәхет ачкычларын тотасы...
Еллар үткәч, балакайлар үскәч,
Үкендерә икән үткәннәр.
Яшьлектә кушылган ярың белән,
Булыр иде гомер иткәннәр.
Аерылмагыз, каерылмагыз диям
Шундый чиккә җиткән парларга.
Аккан сулар кирегә акмыйлар,
Кырык тапкыр кирәк уйларга.
Картлыгыңда иңне -иңгә терәп,
Бергә яшәр идек тормышта.
Балаларың, оныкларың белән,
Гөр килешеп, матур язмышта.
Алия Солтан.
✅ Шигырь ошаса, ❤куегыз, дуслар!
_________
Икенче авторның ШИГЫРЕН дә укый аласыз.