АВЫЛДА ҮСКӘН БАЛА Мин дә бит, сезнең шикелле, Авылда үскән бала.
Мин дә бит, сезнең шикелле,
Авылда үскән бала.
Яшьлектәге кызык хәлләр,
Хәтердә генә кала.
Зур тормыш юлына басып, Онытылмый үткәннәр.
Истән чыкмый дуслар белән,
Уйнап-көлеп үскәннәр.
Мин дә бит, сезнең шикелле,
Авылда үскән бала,
Еракларда яшәү кайчак,
Тирән уйларга сала...
Хыяллар була кошлардай,
Очарга туган якка,
Мизгелгә генә кайтырга,
Үсмердәй балачакка.
Каеннарга бер таянып,
Үксеп елыйсы килә.
Шул чакларга кабат тагын Кайталмыйм икән нигә?
Миндә бит, сезнең шикелле,
Авылда үскән бала.
Һәр сүземне язган саен,
Йөрәгем әрнеп кала.❤
Рамилә Хөсәиншина.
__________
Балачак турында тагын бер ШИГЫРЬ