💛Саргайган челтәрләрегез ап-ак булачак❄ 🤍Тоз.
🤍Тоз. Челтәрне тоз һәм кер порошогы эремәсенә (1 литр суга 1әр чәй калагы исәбеннән) салып, 4–8 сәгать тотарга. Шуннан соң машинада “деликатный режим”га куеп юарга кирәк.
💙Нашатырь һәм водород перекисе. Салкын суга нашатырь спирты (3 литр суга 1 чәй калагы) һәм 3 процентлы водород перекисе (3 литр суга 1 аш кашыгы) салып бутарга. Челтәрне югач, шушы эремәгә салырга. Ярты сәгать узгач, чайкарга. Бигрәк тә табигый тукымалардан эшләнгән челтәр өчен бик әйбәт ысул.
❗Әгәр тюльне кайнар суда юасыз икән, тузан, май һәм башка матдәләр тукыма җепселләргә “эреп” ябышачак. Һәм инде мондый челтәрне агартып булмаячак.😐
☝Шуңа күрә тюльне 30 градуста юарга киңәш ителә, аннан да югарырак температура ярамый.