✅ Мәгълүм булганча, 27 май көнне бөтен мөселман дөньясы🐏Корбан гаетен билгеләп үтәчәк.
🐏Корбанлыкка кагылышлы сорауларга “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.
– Корбан чалу кемнәргә фарыз?
– Хәнәфи мәзһәбе буенча балигълык яшенә җиткән, мосафир булмаган һәм малы нисабка туры килгән мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб, ягъни тиешле булып тора.
– Сарык асраучыларның гает алдыннан бәяне махсус күтәреп куюына динебез ничек карый?
– Бәяне корбанлык хайванның сыйфатына, авырлыгына карап билгелиләр. Әгәр хайванның бәясе аның сыйфатларына туры килмәсә, хайванның кимчелекләре була торып, бәясе югары булса, гөнаһ була.
– Хәзер хәйрия оешмаларына акча җибәреп корбан чалдыртасың да, алар итен мохтаҗларга үзләре үк тараталар да. Акчаны биргәннән соң, чалырлармы яисә мохтаҗ кешегә барып ирешерме икән дип шикләнү гөнаһмы?
– Артык шикләнү – гөнаһ.
– Корбанлыкка сыер итен чалып, аны чалдырган кешегә тушенка итеп ясап бирү хезмәте дә бар икән. Мондый корбан кабул буламы?
– Кабул була, иншәАллаһ.
– Корбанлыкны сарык итен яратмаучыга күчтәнәч итеп бирсәләр, аны икенче бер кешегә бирергә мөмкинме?
– Әлбәттә.