Мөселманнарга татуировка ясатырга ярыймы?
🔯Тәнгә рәсем ясау дини әдәпләр буенча ничек бәяләнә?
Шушы сорауларга «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.
«Татуировка ясауга дин ягыннан карасак, галимнәребез дә әйткәнчә, бу вакытта кеше тәненә шайтан (Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте астындагы) кулы тия.
☝Татуировка мәсьәләсе төрле булырга мөмкин.
Кызлар кулларын хна белән буяп матурланалар. Әгәр рәсем тәһарәт алганда юыла торган булса, бу эш рөхсәт ителә.
☝ Энә һәм уколлар ярдәмендә ясап, кеше тәненә сеңгән нәрсә шайтан шушы кешегә тигән, хәтта шул кешегә кул куйган дип санала.
✅ Өченче төр — тәнгә пластик әйберләр ябыштырылса, астына су керә алмаса — бу да тыела.
🤲 Без, мөселманнар, көненә биш тапкыр намаз укыйбыз. Тәһарәт бозылган саен тәһарәт алабыз. Ягъни тәнгә су тимәсә, юылмаса, бу тәһарат алмау санала, бу гөнаһ була. Рабыбыз Аллаһы сөбханә вә тәгалә шулардан сакласын иде», — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.