ХУҖАБИКӘЛӘРГӘ ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР🔥 ❗Өйдә баскан токмачлы аш 🍲пешергәндә, токмачны салгач, шулпа тоныклана.
❗Өйдә баскан токмачлы аш 🍲пешергәндә, токмачны салгач, шулпа тоныклана. Шулпа үтә күренмәле булсын дисәгез, токмачны бер минутка гына кайнар суга салып алып, тишекле чүмечтә саркытыгыз, аннары гына шулпага кушыгыз.
❗Дөге пешергәндә 1 чәй калагы гына лимон суты🍋 өстәгез. Дөгегез ап-ак һәм таралып тора торган булып пешәчәк.
❗Базардан яки кибеттән сатып алган сельдь балыгыгыз🎏 артык тозлы булса, төнгә аны сөткә салып тотыгыз. Артык тозы сөткә чыгып бетәчәк.
❗Итне табада кыздыра башласаң, 🍖сүле чыгып, шулпалана да, ит коры була. Сез башта кызган майга ит түгел, суган салыгыз. Суган өстенә итне салып, күзәнәкләре ябылганны көтегез. Ит агарып киткәннән соң гына болгатыгыз. Шулай эшләсәгез, итнең сүле үзендә кала, сусыл була.