Хуҗабикәләр өчен файдалы киңәшләр☝️ ✔️Карт сыер итенә, кыздырырга куярга 1 сәгать кала, горчица сылагыз, ул йомшаграк булыр.
✔️Карт сыер итенә, кыздырырга куярга 1 сәгать кала, горчица сылагыз, ул йомшаграк булыр.
✔️Суганны кыздырыр алдыннан онда әвәләгез – алтынсу төскә керер, кетердәп торыр.
✔️Пешергәннән соң бигүк кызыл булмаган чөгендерне берничә сәгать суыткычта тотып карагыз. Салкында аның төсе матурлана.
✔️Банкасын ачуга ук тозлы кыяр ашалып бетмәсә, өстенә горчица порошогы сибегез, капкачына да эчке яклап буягыз. ☝Ул кыярны бозылудан, күгәрек барлыкка килүдән саклый.
✔️Кайнар су белән пешекләнгән лимон хуш ислерәк була.
✔️Балык таралмасын өчен ухага тозны алдан ук салырга кирәк. Кыздырыр алдыннан тоз сипкәч, 20–30 минут тотарга кирәк.
✔️Яшелчә салатларына тозны табынга чыгарыр алдыннан гына өстиләр. Югыйсә яшелчәләр сок бүлеп чыгарып, салат сулана.
✔️Бавыр йомшак булсын өчен, тозны әзер булгач кына өстәргә кирәк.