Китап корты Рафиса: балачак хатирәләре һәм замана афәте
Үзем кечкенәдән китап корты мин🤩😂
Авылдан Әгерҗегә килгән саен әни "Детский мир" кибетенә алып керә иде🤗
Китапларның чуты~чамасы юк иде анда😇 аннан инде берничә китап алмый чыгу юк🙂
Уку өчен тагын бер язмамны калдырам әле сезгә🩶🩶🩶
Язма авторы:📝 Рәфисә Әхмәтҗанова
Уйлану🤔
Замана афәте
Интернет киңлекләрендәге мәгълүматларга караганда, балалар тәүлекнең алты сәгатен телефонда үткәрә.
Кайбер яшь буын вәкилләре смартфонны уйнау, күңел ачу чарасы итеп күрсә, кемдер җиңелчә акча эшләү ысулы дип кабул итә.
Ә өлкәннәр исә аларның бу гамәлләрен замана афәтенә тиңләп, телефонны балачакларын “урлауда” гаепли.
Безнең дә булды бит ул балачак. Иң сөендергәне – тормышның ямен тоеп, чын дуслыкның матур мизгелләрен кадерләп, эш рәтен белеп үстек.🙌
Әти-әни көн дәвамына җитәрлек эш таба иде безгә: идән юу, кер үтүкләү, кош-кортка 🦆кычыткан чабу, бакча утау, көтүне каршылау...
Моннан тыш мәктәптә яхшы билгеләргә укып мәдәни чараларда уңышлы чыгыш ясаган, җәен Кичкетаңның Чияле елгасында 🌊 дуслар белән бергәләшеп су коенган, кышын өс киемнәре бозланып катканчы кар ❄️ көртләрен ерган – барысына да өлгергән чак...
Ә яңа буын балалары замана коткысына бирелеп, телефон 📲колына әверелеп бара, ни кызганыч.
Алар тәүлекнең бер минутын да телефоннан башка күз алдына китерә алмыйлар. Күпчелеге өйгә бирелгән биремнәрне дә телефон ярдәмендә генә башкаралар.
Заманча гаджетларга 📱ныклап ияләшкән балаларны бу бәйлелегеннән тиз генә арындырырмын димә.
Мәктәп яшендәге балаларның бертуктаусыз чуар экраннарга төбәлеп утыруы бер хәл булса, шул мохиттә тәрбияләнгән яшь әти-әниләрнең биләүдәге сабыена 🍼 да телефон тоттырып, шул рәвешле тынычландыруы бернинди кысаларга сыймаслык күренеш.
Хәзерге буынның телефонга бәйлелеге без, өлкәннәрдән дә, күчмиме?!
Үзебез дә иртән күзләр ачылуга иң беренче эш итеп шул «замана афәте»нә 📲 үреләбез, яңалыкларны барлыйбыз, дус-туганнарга котлау сүзләре юллыйбыз, юмор хисле видеолар карап юанабыз.
Күбрәк виртуаль тормышны үз итеп, үзебез дә шул кирәк-кирәкмәгән мәгълүмат тулы кечкенә генә тартмачыкка алданабыз һәм еш кына әти-әнисенең көне буе эштән кайтуын зарыгып көткән ❤️🩹баланың буш вакытын үзе теләгәнчә иркенлектә яки телефонда уздыруына күз йомабыз...
Фикерләрегезне язарсыз әле, дуслар🩶
Килешәсезме❓
Язманы ❤️ белән бәяләргә онытмагыз