Пирог с яблоками и вишней: пошаговый рецепт
КАМЫР өчен:
🩶Йомырка -1 штук
🩶Шикәр комы – 2 аш калагы
🩶Сметана -100 г
🩶Чәй содасы - 1/3 чәй калагы
🩶Бер чеметем тоз
🩶Ак май – 100 г
🩶Он – 350 г
ЭЧЛЕК өчен:
💙Чия
💙Алма – 4 штук, эре булсын
💙Шикәр комы – 100 г
💙Кукуруз крахмалы-30 г
💙Лимон согы -2 аш калагы
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
💙Тирән савытка йомырка, шикәр комы, тоз, бүлмә температурасындагы сметана, сода салып яхшылап болгатабыз.
💙Аннан соң ак май, иләнгән он өстәп йомшак камыр басабыз. Шар әвәләп, 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
🍒Эчлек өчен төшсез чия, телемләп туралган алма (өстенә төсе ямьсезләнмәсен өчен лимон согы сибәбез), шикәр комы, крахмалны кушып үзара болгатабыз.
💙Суынган камырны ике өлешкә бүләбез (берсе зуррак, берсе кечкенәрәк), пирог бөрәбез.
Башта 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 20 мин,⏰аннан соң 180 градуска киметеп, 30 минут пешерәбез.
Суытабыз да табынга бирәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын, дусларым💙
Саклап куегыз📌
Рецепт ошаса💚куярга онытмагыз