Рецепт супа из молодой крапивы
Рецепт ошаса,🔥реакцияләр җибәрерсез🫶
Саклап куегыз📌
🍃Кычыткан минералларга һәм витаминнарга бик бай. Шуңа күрә әлеге җиңелчә аштан авыз итми калмагыз, дуслар!
Кирәк:
- Яшь кычыткан (яфраклары) - 300 г
- Бәрәңге - 2-3 штук
-Суган – 1 штук
- Кишер - 1 штук
- Бульон яки су - 1,5 л
- Зәйтүн яки үсемлек мае - 2 аш кашыгы
- Тәменчә тоз, борыч
- Укроп яки петрушка
- Каймак яки катык
Әзерлибез:
🌱Яшь кычыткан яфракларын җыеп алыгыз, салкын су астында юыгыз.
🌱Суганны ваклап турагыз, кишерне угыч аша үткәрегез һәм бергә көнбагыш (зәйтүн) маенда кыздырыгыз.
🌱Кыздырылган яшелчәләрне кәстрүлгә бушатып, өстенә әзер шулпа һәм бәрәңге салыгыз. Кайнап чыккач, 10-15 минут пешерегез.
🌱Бәрәңге әзер булгач, кәстрүлгә озынчалап туралган кычыткан яфракларын салыгыз. 5-7 минут пешерегез.
🌱Тәменчә тоз, борыч өстәгез. Укроп яки петрушка сибәргә мөмкин.
🌱Ашка кайнар килеш бер аш калагы каймак салып, яшеллекләр сибеп, табынга бирегез.
Тәмле булсын!🤗
Сез ничек әзерлисез бу файдалы ашны, дуслар❔🌱