Чәй янына тагын бер пирог🥮рецепты Камыры авызда эри😋 Кирәк: Йомырка - 4 штук Шикәр комы - 1,5 стакан Ак май - 180 гра
Камыры авызда эри😋
Кирәк:
Йомырка - 4 штук
Шикәр комы - 1,5 стакан
Ак май - 180 грамм
Разрыхлитель - 15 грамм
Кирәгенчә он (камыр куе сөтөсте кебек була)
Катырылган җиләк ( чия, алма, клюква, черника)
🔅Йомыркага шикәр комы, эретелгән ак май кушып венчик ярдәмендә туглыйбыз.
🔆Иләнгән он һәм разрыхлитель кушып, болгатабыз.
🔅Камырның яртысын майлаган формага агызабыз, өстенә җиләкләр таратабыз, камырның икенче өлешен агызабыз да, тигезлибез.
🔆180 градуска кадәр җылытылган духовкага 40 минутка куябыз.
Чәй тәме әзер💯
Рецептны ❤️белән бәяләргә онытмагыз!
Саклап куегыз📌