Өйдә башка эшләр күп булганда, шулпага тиз генә әзер аш салып алабыз.
Сездә дә булыштырамы андый чаклар❔
Җайлы рассольник рецебын калдырам⤵️
КИРӘК:
🍡Помидор ~ 2 кг
🍡Кыяр ~ 0,5 кг
🍡Суган ~ 0,5 кг
🍡Кишер ~ 0,5 кг
🍡Баллы борыч ~ 200 г
🍡Көнбагыш мае ~ 250 мл
🍡Перловка ярмасы ~ 1 стакан
🍡Тоз ~ 1,5 аш калагы
🍡Шикәр комы ~ 2 аш калагы
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
✔️Барлык яшелчәләрне турыйбыз, зур кәстрүлгә салабыз, тоз, шикәр комы, көнбагыш мае, борыч салып болгатабыз
✔️Кайнап чыккач, уртача утта 40 минут пешерәбез, стерильләштерелгән банкаларга салып, капкачлап куябыз
Үзебез 3 порция ясадык, 16 банка рассольник чыкты👍
Саклап куегыз📌
Рецепт ошады исә💚💚💚