Печенье «Гусиные лапки» (каз тәпиләре) из творога
КИРӘК:
✔️творог - 180 г
✔️йомшак ак май - 100 г
✔️Разрыхлитель - 1/2 чәй калагы
✔️он - 150-180 г
✔️бер чеметем тоз
✔️шикәр комы - 50-70 г
ӘЗЕРЛӘҮ⤵️
Иләнгән онга разрыхлитель, тоз кушып болгатабыз. Бүлмә температурасындагы ак май кушып, крошка барлыкка килгәнче уабыз. Шунда ук творог салып, камыр болгатабыз. Кулга ябышып тормаслык булсын❗️
Пленкага төреп, 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
Камырны якынча 1 см калынлыгында җәябез, түгәрәкләр кисәбез (миндәге вырубка 7-9 см).
Һәр түгәрәкне бер ягыннан шикәр комына манчыйбыз, урталай бөклибез, 2 тапкыр кабатлыйбыз. Майланган формага тезәбез.
⏰180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20-25 минут пешерәбез.
Ясалышы ~ видеоларда📲
https://max.ru/Raizar1813/AZ1oRshcep0
Чәйләрегез тәмле булсын!☕️
Саклап куярга һәм ❤️калдырырга онытмагыз, дуслар!