СЛИВА соусы😋 Бер рәттән кабатлап куйыйм әле. Илләребез тыныч, үзебез исән-сау булып, җитәр ул без көткән җәйләр, Аллаһы
Бер рәттән кабатлап куйыйм әле. Илләребез тыныч, үзебез исән-сау булып, җитәр ул без көткән җәйләр, Аллаһы боерса🙏
Чын тәмле, дуслар! Кибет кетчупы бер читтә торсын!👍
КИРӘК:
✔️Слива ~ 2,5 кг
✔️Тоз ~ 25 г
✔️Шикәр комы ~ 400 г
✔️Приправа "Аджика" ~ 40 г ( острый дигәнен алмагыз❌)
✔️Төелгән кара борыч ~ 1 чәй калагы
✔️Сарымсак ~ 6 теш (туралган)
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
🫶Сливаны турыйбыз, аннан соң блендердан үткәрәбез, дуршлагтан изәбез.
🫶Шул массага башка ингредиентларны кушып, пешерергә утыртабыз.
🫶Савыт төбенә ябышмасын өчен гел болгатып торабыз, кайнап чыккач 40-50 минутлап пешерәбез, тиз куера.
🫶Стерильләштерелгән банкаларга салып, ябабыз.
Тәмле булсын👌
Саклап куегыз📌
Рецепт ошаса💚басып алырсыз әле