ГӨМБӘ, ПОМИДОР ҺӘМ СЫРдан тарталеткалар😋 Кирәк: ☑️200 грамм шампиньон гөмбәсе ☑️1 помидор ☑️ярты баллы борыч ☑️15 тартал
Кирәк:
☑️200 грамм шампиньон гөмбәсе
☑️1 помидор
☑️ярты баллы борыч
☑️15 тарталетка
☑️1 аш калагы майонез
☑️1 аш калагы каймак
☑️көнбагыш мае
☑️100 грамм каты сыр.
Әзерлибез:
⚡️Гөмбәне вак кисәкләргә турап, майда кыздырабыз.
⚡️Помидор белән болгар борычын юып, шакмаклап турыйбыз.
⚡️Әзер ингредиентларга каймак белән майонез кушып яхшылап болгатабыз. ⚡️Тарталеткаларга эчлек тутырабыз, өстенә сыр сибәбез.
⚡️180 градуска кадәр җылытылган духовкада 15 минут пешереп алабыз.
Кабымлык әзер👌
Саклап куярга һәм ❤️калдырырга онытмагыз, дуслар!