Матурлыкны күрә белү кирәк,😍 Матурлыктан дөнья ярала. Күңел күзе күргән гүзәллекләр Изге эшләр булып тарала. Карашларың
Матурлыктан дөнья ярала.
Күңел күзе күргән гүзәллекләр
Изге эшләр булып тарала.
Карашларың чәч син тирә - якка:
Гади генә кебек тау - урман;
Болыннарда үскән чәчәкләр дә🌸
Уш китәрлек түгелдер сыман.
Һәм бервакытны күзләр "уяна":
Нинди матур икән дөньясы!
Таулар шундый горур, биекләр,
Болытларга ашкан түбәсе!
Моңлы аһәң сибә яфраклар,
Җилфер - җилфер килеп җилләрдә.
Кошлар сайрый үтә моңланып,🐦
Колак ишетмәгән көйләргә.
Рамиля Абдуллина📝