Медовик коржлары: камыр әзерләү серләре
(коржлар)
КИРӘК⤵️
Йомырка - 4 штук
Шикәр комы - 1,5 стакан
Бал - 2 аш калагы өеп
Тоз - бер чеметем
Ак май - 50 г
Сода ~ 1,5 чәй калагы
Он - 4 стакан
ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️
Камырны су мунчасында (водяная баня) яки бик әкрен утта әзерләргә була.
Кызуга чыдам тирән савытка йомырка, шикәр комы, тоз, бал, ак май салып, венчик белән болгата-болгата матур тоташ масса хәленә китерәбез. 5 минут пешерәбез, аннан соң сода өстәп, болгатабыз. Тагын бер 5 минут җылытып алабыз. Газ өстеннән алып, бераз суыткач, он өстәп, камыр ясыйбыз (төерләре калмасын). Камыр сыек кебек тоелса, тактага төшереп, тагын бераз он өстәп, басыгыз❗️Бераз ябыша торган, йомшак камыр килеп чыга. 1-2 сәгатькә суыткычка куябыз ( кайчагында кичә кадәр дә тора минем камыр). Аннан соң алып 80-100глы кисәкләргә бүлеп, пищевая бумагада түгәрәк җәябез, артыгын тәлинкә ярдәмендә кисеп алабыз, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада йөзе килгәнче пешереп алабыз.
❗️Әзер коржларны 1-1,5 ай морозилкада да сакларга мөмкин. Бу очракта, һәр коржны пищевая пленкага төрәбез. Кирәк чакта, морозилкадан алып, суыткычка куеп җебетәбез, торт җыябыз.
Бу рецепт башкаларыннан шәбрәк, шуның буенча пешерегез димим, дуслар❗️Ошый үземә, шуның буенча пешерәм, дип күрсәтүем. Грамлап үлчәгән очракта, бик нечкә камыр яратмасагыз, 100 г итегез бер кисәген🙌😍
Чәйләрегез тәмле булсын☕️
Саклап куярга онытмагыз📌
Рецепт ошаса 🧡🧡🧡