Медовик на сковороде: рецепт от Рафисы
Йомырка - 4 штук
Шикәр комы - 150 гр
Бал - 120 гр
1 ч.к. - сода
Ак май - 110 гр
1 ч.к.- разрыхлитель
Он - 180-200 гр
Крем өчен⤵️
Йомшак ак май - 150 гр
Вареная сгущенка - 250 гр
Сгущенка - 200 гр
Барысын бергә кушып күпертәбез.
Әзерлибез⤵️
Балга сода кушып, әкрен утта гел болгата-болгата гәрәбә төсенә җиткәнче тотабыз. Аннан соң ак май кушабыз, эрегәнче тотабыз да, уттан алабыз.
Аерым савытта шикәр комы белән йомырка туглыйбыз, шуңа бал+ак май+содалы массаны, разрыхлитель, он кертеп болгатабыз. (Онны өч этапка бүлеп салыгыз❗️)
Эш барышын видеода күрсәттем, лентада өстәнрәк карагыз📲
Пищевая бумаганы таба төбе размерына туры китереп кисәбез, 18 смлы диаметрдагы форма ярдәмендә түгәрәк эз салабыз. Ике аш калагы камыр салып, контур кырыеннан чыгармыйча таратабыз. Әзер заготовканы газ өстендә җылытылган табага куябыз, өстен каплыйбыз, пешерәбез, икенче ягын әйләндереп кызартабыз. Әзер булгач, алып икенче коржны пешерәбез. Минем 9 корж чыкты. Тортны җыеп, 3 сәгатькә суыткычка куябыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!😘