Беленнәрдән 🥞🍯 инде җилләр исте, рецебын калдырыйм әле ⤵️ 😍ЧЕЛТӘРЛЕ беленнәр КИРӘК✔️ Кефир - 3 стакан Йомырка - 2 штук
😍ЧЕЛТӘРЛЕ беленнәр
КИРӘК✔️
Кефир - 3 стакан
Йомырка - 2 штук
Чәй содасы - 0,5 чәй калагы
Бер чеметем тоз
Крахмал - 4 аш калагы
Он - 8 аш калагы
Шикәр комы - 0,5 стакан
Көнбагыш мае - 3 аш калагы
Ак май - 50 г
ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️
Йомырка сарысын шикәр комы белән туглыйбыз. Агын тоз белән. Кефирга сода өстәп, болгатып 3-4 минут тотабыз. Йомырка сарысына крахмал, он һәм кефир кушып, төерләр калмаслык итеп болгатабыз. Йомырка агы һәм көнбагыш мае өстибез.
❗️Табаны бер тапкыр гына майлыйбыз.
Бик тәмле беленнәр👍ике порция пешерегез, җитми калачак.
Саклап куярга онытмагыз📌
Сездән күп итеп❤️