Тары боткасы белән коймак рецепты: видео һәм тулы күрсәтмә
Бу рецептны язуда керткән идем инде, камыр ясалышын видеода да куям.📸📲Нык тәмле!😋Чыы-нлап әйтәм...
КИРӘК⤵️
Ачыткы (опара өчен):
🔸Он (мука) ~2,5 стакан
🔸Чүпрә (дрожжи) ~ 25-30 г
🔸Сөт (молоко) ~ 0,5 л
Болгатып, 15 минутка калдырабыз, күперә
Камыр өчен:
🔸Йомырка (яйца) ~ 5 штук
🔸Ак май (слив.масло) ~ 50 г
Йомырканың сарысын агыннан аерабыз
Тары боткасы:
🔸Ярма ~ 1,5 стакан
🔸Сөт ~ 1,5 ст
🔸Су ~ 1,5 ст
🔸Тоз ~ 1 чәй калагы
🔸Шикәр комы ~ 1 аш калагы
ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️
✔️Тары ярмасыннан ботка пешерәбез. Суытып, погружной блендер белән төерләр калмаслык итеп ваклатабыз.
✔️Шуңа йомырка сарысы, эретелгән ак май, ачыткы салып яхшылап болгатабыз, күперергә калдырабыз.
✔️Аерым савытта йомырка агын бераз күпертәбез, шуңа 1 аш калагы шикәр комы өстәп, күпертеп бетерәбез (күпергән йомырка агы видеодагыча савыттан төшмәскә тиеш❗️)
✔️Беренче массага йомырка агын салып, үзара әкренләп, астан өскә таба, 15 минутка күперергә калдырабыз. Бүтән болгатмыйбыз‼️Пешерәбез, чәйләрегез тәмле булсын☕️
Әйтеп бетергесез тәмлеләр😋пешермичә калмагыз
Саклап куегыз!📌Рецепт ошаса, ❤️куярга онытмагыз!