Кишер рулеты: бәйрәм табынына рецепт
КИШЕР РУЛЕТы🥕
Камыр өчен⤵️
Кишер ~ 400 г
Йомырка агы ~ 66 г
Ак май ~ 40 г
Эчлек өчен⤵️
Творожный сыр ~ 300 г (сыр булмаса, брикетлы йомшак творог та ярый)
Сливки ~ 30 мл
Сөтөсте (сметана) ~ 2 аш калагы
Сарымсак 1 теш
Яшел тәмләткечләр (укроп булса, бик яхшы)
✅Барысын бергә кушып болгатабыз, кишерле камырга сылау өчен соус ~крем әзер!
Краб таякчыклары ~ 8 штук
Свежий кыяр ~ 1 штук
ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️
🌀Кишерне вак кыргыч аша үткәреп, ак майда җиңелчә кыздырып алабыз.
🌀Йомырка агын бер чеметем тоз салып яхшылап күпертәбез, суынган кишер белән бергә әкрен генә болгатабыз
🌀Дүрт почмаклы формага силиконлы пищевая бумага җәябез һәм әзер кишерле камырны шунда бушатып, лопатка белән тигезлибез
🌀180 градуска кадәр җылытылган духовкага 15-20 минутка куябыз
🌀Камыр пешеп чыккач, аны яңа пищевая бумагага каплыйбыз, суытабыз
🌀Суынган камырга соус сылыйбыз, рәтләрне кабатлап озынчалап туралган кыяр, краб таякчыклары салабыз, бер башын 3-4 см тирәсе эчлексез калдырабыз
🌀Пищевая бумага ярдәмендә рулет итеп төрәбез, урап, пленкага төреп 3-4 сәгатькә суыткычка куябыз
🌀Табынга түгәрәкләп кисеп, тәлинкәгә тезеп бирәбез
Сез дә ясап карагыз әле, дуслар💞
Бик тәмле 🔥
Саклап куегыз📌Рецепт ошаса, ❤️куярга онытмагыз!