Сарымсаклы сыр: рецепт и пошаговое приготовление
Сыр ясау остасы түгел, ☝ясап карыйсы килеп маташу иде. Арабызда осталар булып, киңәшләрегезне калдырсагыз, артык булмас.🙌
Кирәк:
Творог ~ 1 кг
Сөт ~ 1 л
Йомырка ~ 4 штук
Ак май ~ 150 г
Сарымсак ~ 3 теш
Әзерлибез:
Творогны погружной блендер белән ваклатабыз, тирән кәстрүлгә салып, сөт өстәп уртача утка куябыз. Видеодагыча эремчек суы (сыворотка) аерылып, творог зур кисәкләргә укмаша башлагач, газны сүндерәбез. Творогны ике катлы марля аша сөзәбез, суын сыгабыз.
✔️Ак майны эретәбез, йомырка, тоз, тәмләткечләр өстәп яхшылап болгатабыз. ✔️Творогны кәстрүлгә бушатып, шушы массаны кушып, газ өстенә утыртабыз, тагын 10 минут кайнатабыз.
✔️Әзер сырга угычтан үткәрелгән сарымсак кушып болгатабыз. Формага салып калак белән изгәлибез һәм пищевая пленка белән каплап, суынгач, суыткычка куябыз. 3-4 сәгатьтән сыр әзер👍
Сарымсак урынына яшеллек, грец. орехи салырга була.
📲Ясалышы ~ видеоларда
・https://max.ru/Raizar1813/AZ4Gycz1NSo
・https://max.ru/Raizar1813/AZ4GzJfJJhw
Бик тәмле сыр әзер😋
Саклап куярга һәм ❤️ калдырырга онытмагыз!