ҖИҢЕЛ ҺӘМ ТИЗ ӘЗЕРЛӘНӘ ТОРГАН ПАШТЕТ😋 КИРӘК⤵️ Кишер - 3-4 штук Суган - 2 штук Ит (күркә, тавык) - 500 г Тоз, борыч -тәм
ПАШТЕТ😋
КИРӘК⤵️
Кишер - 3-4 штук
Суган - 2 штук
Ит (күркә, тавык) - 500 г
Тоз, борыч -тәменчә
Он - 1 аш калагы тулар -тулмас
Көнбагыш мае - кыздыру өчен
Дижон горчицасы - 0,5 чәй калагы
ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️
Вак кыргычтан үткәрелгән кишер һәм ярымбоҗралап туралган суганны көнбагыш маенда кыздырып алабыз. Эре шакмаклап туралган итне юып, суын саркытабыз, шуңа тоз, борыч, он кушабыз, болгатабыз. Көнбагыш маенда кыздырабыз. Әзер ит һәм яшелчәләрне тирән савытка салабыз, дижон горчицасы, майонез өстибез, погружной блендер белән изәбез. Паштет әзер👍
Бик тәмле һәм туклыклы!
Саклап куярга онытмагыз❤️