КЫЗЫЛ БАЛЫК 🐠тозлау Рецептны кабатлап куям.✅Шундый тәмле була! КИРӘК⤵️ Балык ~ 900 г булды безнеке (сөякләреннән һәм п
Рецептны кабатлап куям.✅Шундый тәмле була!
КИРӘК⤵️
Балык ~ 900 г булды безнеке (сөякләреннән һәм плавникларыннан арындыргач)
Тоз ~ 3 аш калагы
Шикәр комы ~ 1,5 аш калагы
Тозлыкның барысы да кереп бетмәде❗️
2 аш калагы тозга 1 аш калагы шикәр комы хисабыннан ясарга да була🔆
Балыкны әйбәтләп юдым, канатларын, плавникларын, кылчыкларын да пычак белән кисеп алдым. Тиресеннән арындырдым. Бераз катырак балыкны чистарту җайлырак☝Аннан соң тоз сибеп савытка тутырдым, аскы өлешкә тозны азрак, өске өлешкә күбрәк сибәбез. Капкачлап 2 көнгә суыткычка куябыз, 6-8 сәгать узгач, тозлы суын түгәбез.
2 көннән малосольный, бик тәмле балык әзер✅(гадәттә 1,5 көн узуга ашый башлыйбыз инде без)😂
Саклап куегыз📌тозлап карагыз!
Рецепт ошаса, ❤️❤️❤️ куярга онытмагыз, дуслар!