Тиз кабара һәм шиңми торган ОЛАДУШКИ 🥞(коймаклар инде безнеңчә) Кирәк: Йомырка - 2 штук Тоз ~ 1 чәй калагы Шикәр комы -
Кирәк:
Йомырка - 2 штук
Тоз ~ 1 чәй калагы
Шикәр комы - 3 аш калагы
Кефир -500 мл
Он - 460 г
Сода -1 чәй калагы өймичә
Әзерлибез:
Йомыркага шикәр комы, тоз кушып болгатабыз. Җылы кефир, аннан соң он өстәп төерләре беткәнче болнатуны дәвам итәбез. Сода кушып тагын бер болгатып куйганнан соң 10 минут ⏰ ял иттерәбез.
Бүтән болгатасы түгел❌
Әзер камырны кызган майга калаклап салып, коймакның ике ягын да пешереп алабыз.
Бик йомшак һәм тәмлеләр🤩