Шигырь "Тормыш - бәйрәм": Эльвира Әхмәтова
Тәмле төшләр!
Тормыш - бәйрәм! Алып элгечләрдән,
Иң матур күлмәкне киегез.
Җәлләмәгез, көтеп җай чыкканын,
Табыгыз сәбәпне үзегез.
Тормыш -серле! Могҗизадан тора,
Сәфәрләрдә илләр гизегез.
Карурманнар үтеп, диңгез кичеп,
Иң биек тауларга менегез.
Мәшәкать ул тормыш! Эшләребез,
Без киткәч тә калыр өч көнгә.
Табыгыз вакытны дус-туганга,
Бергә булган чакка ни җитә!
Тормыш -үлчәү! Кылган һәр гамәлнең,
Үз бәясе барын белегез.
Үпкәләтмик якын кешеләрне,
Рәнҗешләрсез үтсен көнебез.
Тормыш - вакыт! Сәгатьләре аның,
Бер туктамый алга ашыга.
Искә алыр матур хәтирәләр,
Калсын иде җанда аз гына.
Тормыш - гади! Эзләмәгез аннан,
Табалмассыз җавап һәр сүзгә.
Кеше юлны фәкать үзе сайлый,
Үзе бәхет төзи бу җирдә!
Эльвира Әхмәтова📝