Ягымлы көннәр, дусларым!
Тормыш бит ул - бумеранг,
Ни ташласаң - шул кайта.
Яхшылык кыл, ул күңелгә
Сары май булып ята!
Авыр сүзне теләсәң дә,
Әйтмә, эчеңдә калдыр.
Мөселманга һәрвакытта
Изгелек эшләү фалдыр!
Кеше күңелен китәрлек,
Эшләмә начар гамәл.
Үзеңә кире кайтасын
Уйла син, баштан әвәл!
Тәмле телне, яхшы сүзне
Кызганма, юмарт тарат!
Изге күңелле, дисеннәр,
Якты йөзеңә карап!
Гомер бит ул ике килми,
Яхшы булырга тырыш!
Ни ташласаң шул кайтачак,
Чөнки бу, дустым, Тормыш!!!
Гөлара Шәрипова📝