Кефирлы пирожки камыры🥯👍 Рецепт ошаса❤️❤️❤️ Кирәк: ✔️Югары сортлы он ~ 520 г (мука) ☑️Бүлмә температурасындагы кефир ~
Рецепт ошаса❤️❤️❤️
Кирәк:
✔️Югары сортлы он ~ 520 г (мука)
☑️Бүлмә температурасындагы кефир ~ 200 г
☑️Йомырка ~ 2 штук (яйца)
✔️Көнбагыш мае ~ 3 аш калагы (подс.масло)
✔️Тоз ~ 1 чәй калагы (соль 1 ч.л.)
✔️Уксус белән сүндерелгән сода ~ 1,5 чәй калагы
Эчлек өчен:
Пешкән йомырка ~ 7 штук
Яшел суган
Тоз ~ тәменчә
Ак май ~ 70 г
Әзерлибез:
✅тирән савытка кефир, йомырка, көнбагыш мае, тоз, сода салып яхшылап болгатабыз.
✅он салып камыр басабыз. Камырны куна тактасына төшереп, 5~7 минут изәбез.
✅әзер камырны 20 өлешкә бүләбез, шарчыклар ясыйбыз.
✅һәр шарчыкны уклау белән җәябез, уртасына эчлек салабыз да пирожкиларны бөрәбез.
✅кызган майда ике ягыннан да 3 әр минут кыздырып алабыз..
Мамык кебек камыр🤩бик тәмле😋
Чәйләрегез тәмле булсын☕️
Саклап куегыз📌