Йомшак сырниклар: рецепт эремчектан 11-16 штук
Кирәк:
• Эремчек (5-9%лы) - 600 г
• Йомырка сарысы - 3 штук
• Шикәр комы - 50 г
• Он - 80 г (өстәмә тактага сибәр өчен дә кирәк)
• Бер чеметем тоз
• Ванилин
• Үсемлек мае (кыздыру өчен)
Эзерлибез:
1️⃣Зур савытка эремчек, йомырка сарыларын, шикәр комын, тоз, ванилин салабыз һәм яхшылап болгатыгыз.
2️⃣Әз-әзләп он өстәгез, болгатуны дәвам итегез. Он белән артык мавыкмагыз. Камыр йомшак, бераз гына ябышкак, әмма форманы яхшы тота торган булырга тиеш.
3️⃣Яссы өслеккә (тактага яки өстәлгә) бераз он сибегез.
4️⃣Эремчек массасыннан диаметры якынча 5-6 см булырлык итеп чеметеп алып, шарчыклар әвәләгез һәм аларны бераз кул белән изегез.
5️⃣Һәр түгәрәкне барлык яклап та онда әйләндерегез.
6️⃣Стакан ярдәмендә сырникларга матур форма бирегез
7️⃣Табада уртача утта үсемлек маен җылытыгыз.
8️⃣Сырникларны табага бер-берсеннән ерак булмаган аралыкта тезегез.
9️⃣һәрбер ягыннан 3-4 минут дәвамында алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз.
1️⃣0️⃣Сырникларны кайнар килеш каймак, кайнатма, бал яки өстенә җиләк-җимеш сибеп табынга куегыз.
11-16 штук сырниклар чыга.🍒
Чәйләрегез тәмле булсын! ☕️