ПӘРӘМӘЧМЕ, ВАК БӘЛЕШМЕ😋👍 Камыр өчен⤵️ Он ~ 500 г Чүпрә ~ 1 чәй калагы Кефир ~ 200 мл Көнбагыш мае ~ ярты стакан Йомырка
Камыр өчен⤵️
Он ~ 500 г
Чүпрә ~ 1 чәй калагы
Кефир ~ 200 мл
Көнбагыш мае ~ ярты стакан
Йомырка ~ 1 штук
Шикәр комы ~ 1 аш калагы
Тоз ~ 1 чәй калагы
Эчлек өчен⤵️
Ит
Суган
Тоз, борыч
Яшел тәмләткечләр
Әзерлибез⤵️
Тирән савытка җылы кефир белән көнбагыш мае салабыз, тоз, шикәр комы, йомырка өстибез, әйбәтләп болгатабыз. Аннан соң чүпрә өстәп тагын бер болгатабыз. Массага әз-әзләп он кертәбез һәм камыр басабыз. 40 минут кабарганын көтәбез.
Әзер камырдан пәрәмәчләр ясыйбыз. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 50-60 минут пешереп алабыз (йөзе килгәч, газны әкренәйтеп пешереп бетердем).
Чәйләрегез тәмле булсын ☕️ Саклап куярга онытмагыз📌
Камыр ашларын яратам❤️❤️❤️