Бу рецепт белән пәхләвә ясап карадыгызмы әле❔Кабатлап куям.
ПӘХЛӘВӘ🥐
Камыр өчен⤵️
Сөт ~ 200 мл
Чүпрә ~ 0,5 чәй калагы
Шикәр комы ~ 1 чәй калагы
Он ~ 1 аш калагы
⏩Шушы ингредиентларны аерым савытта үзара болгатып куябыз, 15 минут күперә тора.
Сметана 20-25%лы ~ 200 г
Йомырка сарысы ~ 3 штук
Тоз ~ бер чеметем
Ак май ~ 180 г
Он ~ 700 г тирәсе
Эчлек өчен⤵️
Әчтерхан чикләвеге (грец. орех) ~ 300 г
Шикәр комы (тростниковый сахар булса тагын да тәмлерәк) ~ 150 г
Үзара болгатабыз.
Камырны майлап бару өчен аерым 90 г ак май эретәбез✅
ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️
Тирән савытка сметана, йомырка сарысы, тоз салып болгатабыз. Шуңа 4-5 аш калагы он өстәп, тагын бер тапкыр болгатып алабыз. Шушы массага башта әзерләп куйган опараны, он кушабыз, болгатуны дәвам итәбез. Аннан соң ак май өстәп, болгата-болгата, өч этапка бүлеп онны кертеп бетерәбез. Камыр басабыз. Он белән артык тыгызламагыз❗️
Әзер чәй тәмен 180 градуска кадәр җылытылган духовкада йөзе килгәнче, 1 сәгать тирәсе пешерәбез.⏰
Пешкәч, эзләре буенча тагын бер тапкыр пычак белән йөртеп чыгабыз. Сироп сибәбез⤵️
Шикәр комы ~ 1 стакан
Су ~ 0,5 стакан
Лимон кислотасы ~ пычак очында
Шушы массаны кайнатып чыгарабыз. Пәхләвәнең артык сироп белән лычкылдап торганын яратмыйбыз, әгәр дә сусылрак булсын дисәгез, ике порция соус әзерләгез (2 стакан шикәр комы, 1 стакан су, лимон кислотасы).
Сироп койганнан соң пәхләвәне тагын 10 минут духовкада тотып алабыз. Шундый тәмле була👍
Чәйләрегез тәмле булсын.☕️ Саклап куярга онытмагыз!