Җиңел һәм тиз ясала торган кабымлык рецепты куям әле🔥 Краб таякчыклары, кукуруз һәм уылдык белән тарталеткалар👍 Кирәк:
Краб таякчыклары, кукуруз һәм уылдык белән тарталеткалар👍
Кирәк:
✔️1 кап краб таякчыклары
✔️15 данә тарталеткалар
✔️100 грамм баллы кукуруз
✔️20 грамм мәк орлыклары (теләк буенча)
✔️майонез
✔️тәменчә тоз, яшел тәмләткечләр.
Әзерлибез:
✅Краб таякчыкларын вак итеп турыйбыз.
✅Шуңа кукуруз, мәк орлыклары, майонез, тоз кушып болгатабыз.
✅Әзер масса белән тарталеткаларны тутырабыз.
✅Яшеллек һәм кызыл икра белән бизибез, кабымлыкны өстәлгә куябыз.
Тәмле булсын❤️
Саклап куегыз, дуслар!