Дуслар🌹 Сезнең бакчада да кырмыскалар 🍃🐜өерләре белән йөриләрме ул? Алардан мәңгегә котылу өчен менә бу ысулны куллан
Сезнең бакчада да кырмыскалар 🍃🐜өерләре белән йөриләрме ул?
Алардан мәңгегә котылу өчен менә бу ысулны кулланып карыйсы килә✅моңарчы теплицага сибү өчен гел кибеттән алынган средстволар куллана идек, булышмый берсе дә
Ярдәме тия микән, белүчеләр булса, язарсыз әле🤔
Урамда, ишегалды, өйалды, йортларда, фатирларда кырмыскалардан 🤍мәңгегә котылуның иң җиңел ысулы икән бу. Сәламәтлеккә дә зыян китерми.
Кырмыскалар 🐜 бик татлы ризык яраталар. Шуңа күрә бу ысул 100% нәтиҗәле булсын өчен, ярты стакан җиләк-җимеш кайнатмасы, ярты чәй кашыгы бор кислотасы һәм бер чәй кашыгы чүпрә кирәк.
🩶Чүпрәне кайнатма һәм кислота белән яхшылап болгатырга, сай тәлинкәгә салырга һәм кырмыскалар еш очрый торган урыннарга куярга. Алар кайнатманы күреп сөенәчәк, әмма бераз ашагач, тиз арада үләчәк, чөнки чүпрә белән бор кислотасы кырмыскалар өчен бик зыянлы.
1-3 атнадан соң алар күренмәячәк🤗
Саклап куегыз📌
Сезнең якларда да күпме алар❓
👍Бездә күренмиләр
🙃Көрәшеп арыдым
Файдасы тисен❤️